Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлларда иминлек булдыру

"Тормыш өчен юлларда иминлек булдыру" VI Халыкара конгресска багышланган "Куркынычсызлык атнасы" кысаларында 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Үзең иминлек каешын эләктерсәң пассажирыңныкын да эләктер" акциясе узды. Бакчада тәрбияләнүчеләр әлеге чарага җаваплы карадылар, шоферларга куркынычсызлык каешы турында онытмаска кирәклеген искләренә төшерделәр, машинада барганда сабыйларны махсус утыргычларга утыртып алып барырга өндәделәр. Транспорт...

"Тормыш өчен юлларда иминлек булдыру" VI Халыкара конгресска багышланган "Куркынычсызлык атнасы" кысаларында 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Үзең иминлек каешын эләктерсәң пассажирыңныкын да эләктер" акциясе узды.

Бакчада тәрбияләнүчеләр әлеге чарага җаваплы карадылар, шоферларга куркынычсызлык каешы турында онытмаска кирәклеген искләренә төшерделәр, машинада барганда сабыйларны махсус утыргычларга утыртып алып барырга өндәделәр. Транспорт йөртүчеләр балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска сүз бирделәр. Кызлар һәм малайлар әңгәмәдәшләренә буклетлар өләштеләр, һәркемгә хәерле юл теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Акция Менделеевск яңалыклары