Тантана Менделеев мәйданында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында узды.
Валерий Чершинцев үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы логотипы урнашкан алтын каймалы ак полотноны тәшкил иткән район гербы тышлыгын әләмгә беркетте.
– Менделеевск районы әлеге символны беренче булып каршылый. Бу безнең өчен горурлык, – дип билгеләде ул.
Валерий Сергеевич билгеләвенчә, район төбәк үсешенә зур өлеш кертте. Бондюглылар республика белән бергә катлаулы һәм сикәлтәле юл уздылар, хәзер ышанычлы адымнар белән алга баралар.
– Әләмнең рәсми рәвештә безнең районда булуы белән горурлана алабыз. Без әлеге мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары булдык, – дип билгеләделәр менделеевлылар.
Бездән соң тарихи әләм Чистайга юл алды.
Нет комментариев