Районда ТАССРның 100 еллыгы старт алды
ТАССР

Районда ТАССРның 100 еллыгы старт алды

Юбилей елын С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда зур концерт ачты. Чарада җирлекләр, милли диаспоралар, җәмәгатьчелек вәкилләре, мактаулы кешеләр катнашты.

Җыелганнарга котлау сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте, юбилей елында яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде. Мактаулы кешеләр Геннадий Козловка, Рөстәм Гафаровка, Пётр Фёдоровка, Тәскирә Галеевага һәм башкаларга «ТАССРга 100 ел» билгеләре тапшырылды.


Нет комментариев