Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССР

Шашка һәм шахмат буенча темпо-турнир муниципаль этапында җиңүчеләрне билгеләде

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда өстәл уеннары белән мавыгучы 20дән артык пенсия яшендәгеләр һәм аларның җанатарлары ТАССРның 100 еллыгына багышланган Х Республика шахмат һәм шашка буенча темпо-турнирның беренче этабына җыелдылар.

Турнирда катнашучыларны район пенсионерларының җирле бүлечәсе Союзы җитәкчесе Лариса Кривилева һәм районның Пенсия Фонды Клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова сәламләделәр, уңышлы уеннар һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр.

Киеренке көрәштән соң ир-атлар арасында җиңүчеләр билгеләнде: Николай Прохоров һәм Юрий Чернов, хатын-кызлар арасында: Әлфия Садыйкова һәм Людмила Петрова.

Бәйгедә катнашучы башкалар да, икенче һәм өченче урыннарны яулап яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: Рамил Әбдерәшитов, Татьяна Тарасова, Фәрит Абдурахманов, Гөлсияр Сошенко.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев