Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

15 май -Халыкара гаилә көне

4 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Кузнецованың 14 майда күркәм юбилее булды.

Любовь Аркадьевна Менделеевскига Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлагач 1990 елда килә. Юллама буенча «Крепыш» балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. 2001 елда 4 нче мәктәпкә күчә. Берүк вакытта КФУ Алабуга институтының тарих факультетында укый.

– Балачакта табиб булырга теләсәм дә педагогик юнәлешне сайладым,чөнки балалар белән эшләргә яратам, – ди Любовь Аркадьевна.

Ул фәннәр укытып кына калмый тугызынчыларның сыйныф җитәкчесе дә.

– Сыйныфта 24 бала – 10 кыз һәм 14 малай. Алар барысы да дус һәм тату. Без бергәләп кинотеатрга тарихи фильмнар карарга йөрибез, сыйныфтан тыш чаралар үткәрергә яратабыз, бәйрәмнәрне күңелле һәм истә калырлык итәргә омтылабыз, – дип дәвам итә мөгаллимә.

Туган як төбәге тарихын өйрәнергә мәктәпнең Сугыш һәм хезмәт даны музее ярдәм итә. 2001 елда ул республика статусын алды. Анда мәктәп геройларына, әфганчыларга, шәһәр, Кокшан һәм Бондюг заводлары тарихына багышланган бүлекләр бар, ветеран укытучылар турында материаллар да туплана.

Тарих укытучысы балада фәнгә карата кызыксыну уяту өчен үзеңә тарихи вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк, дип саный.

Любовь Кузнецова 2011елда «Безнең иң яхшы укытучы» грантын ота. 2019 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек була. Укучылары олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Әңгәмәдәшебезнең тормышына гаиләсе бәхет һәм шатлык китерә. Җәмәгате Олег юстиция подполковнигы, терәге һәм таянычы. Алар ике бала — Никита һәм Ульянаны лаеклы тәрбиялиләр. Уллары – Санкт-Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университетының дүртенче курс студенты. Самолётны пилотлаштыру серләренә өйрәнә. Кызлары 1 нче мәктәпнең унынчы сыйныфында укый, химия белән мавыга. Кыз «Лаборатор химик анализ» компетенциясендә WorldSkills Juniorsта җиңүче булды.

Л. Кузнецова буш вакытларында бертуганнарының балаларына, биш яшьлек туганының кызына ярдәм итә. Дашага үз куллары белән оригиналь каймалар, чәч өчен резинкалар эшли. Илһам чыганагын бакчада да таба. Яраткан чәчәкләре виолалар һәм герберларны утырта. Оста җиләк-җимештән һәм шоколадтан букетлар эшли, аларны туганнарына бүләк итә. Якыннарына видеокотлаулар әзерли.

Элеккеге чыгарылышлары остазларын хәтерлиләр һәм яраталар, коллегалары бәялиләр һәм хөрмәт итәләр.

Любовь Аркадьевнага сәламәтлек, имин тормыш, уңышлар юлдаш булсын!

Фото Л. Кузнецова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев