9 мартта ике менделеевлы юбилейларын билгели
Синең кешеләрең, Менделеевск

9 мартта ике менделеевлы юбилейларын билгели

Е.Ивановага 90 яшь тулды, А.Коробейниковага – 95.

Ветераннар янында котлау миссиясе белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы һәм ТКХ буенча урынбасары Сергей Метальников, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина булдылар.

Елена Григорьевна тумышы белән менделеевлы, гомере буена, лаеклы ялга чыкканчы тегү остаханәсендә эшләгән.
Дүрт кызы, биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы аның терәге һәм шатлыгы.

Анна Ивановна Киров өлкәсеннән, сугыш елларында Яр Чаллыда эшләгән, фронтовикларга гимнастеркалар һәм чалбарлар теккән.

1949 елда Менделеевскига күчә, биредә гомерлек язмышы Михаил Фроловичны очрата. А.Коробейниковага ике улын югалту ачысын кичерергә туры килә. Аны өч кызы күз карасы кебек тәрбияли, 8 оныгы, 14 оныкчыгы бар.

 


Нет комментариев