Ачык күңелле Оксана әни
Мин аны 20 елдан артык беләм. Ул җаваплы, хезмәт сөючән, акыллы, изге күңелле. Аның кулыннан теләсә нинди эш килә. Әйтелгән һәрбер фикерне ул эләктереп ала һәм аңа яңа образлар тудыра, төсле буяулар белән баета. Ул Үзәк китапханә хезмәткәре Оксана Устюжанина.
Ә хәзер, әби булгач, Оксана бар назын һәм җылысын оныгына бирә. Янга дүрт яшь, ул инде укый, саный белә, инглиз теленә һәм шахмат уйнарга өйрәнә. Аны бар нәрсә дә кызыксындыра һәм ул әбисен аеруча үз итә.
– Әнине эштә дә, өйдә дә барысы да яраталар. Ул һәркемгә изге күңелле, – дип сөйли кызы Алеся. – Аның иң мөһим үзенчәлеге, миңа калса, изге күңелле һәм ачык кеше буларак, теләсә кем белән уртак тел таба, аны яхшыга рухландыра һәм аны яклый алуы. Без Алёша белән әнигә бәхетле балачак өчен рәхмәтлебез, аның белән горурланабыз. Һәм, әлбәттә инде, сәламәтлек һәм яхшы кәеф телибез.
Мария Долгова
Фото О.Устюжанина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев