Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Бабай – безнең горурлык

Сугыш ветераннары турындагы тарихларны уку һәрвакыт кызыклы. Алар тәэсирле, йөрәктән чыккан. Безнең алда шундыйларның берсе – батыр бабасы турында оныгы тарафыннан язылганы.

– Туганнарымның күбесе сугыш юлларын узган, шул исәптән Бәзәкәдә туган бабам Миңнәхмәт Гыймазетдинов та. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтының 325 нче гвардия миномет полкына реактив артиллерия минометчысы итеп 1942 елның 12 мартында алына. Шул ук елның августында каты бәрелешләрдә аягы яралана. Ләкин яшь организм тиз төзәлә, бераздан Миңнәхмәт янә алгы сызыкта була. Декабрьдә алган ярасы күкрәк читлеген, үпкәсен һәм бавырын зарарлый. Бабам госпиатльләрдә ярты ел дәвалана, аннан соң 43 нче аерым миномет дивизиясенә кушыла.

М.Гыймазетдинов сугышны намус белән үтә, өйгә җиңү белән кайта. Ул Украина, Белоруссия, Польша шәһәрләрен дошманнар кулыннан азат итүдә катнаша. Күрсәткән каһарманлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, медальләре, түш билгеләре белән бүләкләнгән.

Туган якларына кайткач бабай төрле вазифаларда эшли. 60нчы еллар уртасында Бәзәкә янәшәсендә беренче нефть скважиналары күренә башлый, 1969 елда термохимик корылма куллануга тапшырыла. Миңнәхмәт Гыймазетдинов шунда оператор ярдәмчесе булып урнаша һәм 1983 елга, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя.

Ришат Гыймазетдинов
Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев