Бай әти һәм бабай
Бу көннәрдә 90 яшен билгеләгән Илнәттә яшәүче Кузьма Яковлев турында шулай диләр.
Аның төп байлыгы – уллары һәм кызы, тугыз оныгы һәм биш оныкчыгы. Кузьма Алексеевич бәһасез тәҗрибәсен, белемнәре багажын нәкъ менә аларга тапшыра. Ветеран гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән, «Менделеевский» совхозында идарәче булган. Җаваплы, таләпчән, дисциплиналы – элеккеге коллегалары аны шулай характерлыйлар.
Кузьма Яковлев истәлекле датасы уңаеннан туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул итте. Күңелле миссия белән аның янында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев