Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Коньшинга 96 яшь тулды

Николай Якимович Ык Тамагында яши. Якташыбыз яу кырына ике тапкыр китә, беренчесендә 1942 елда Яшел Үзән хәрби комиссариатыннан чакырыла.

Волхов фронтында 29нчы гвардия танкчылар бригадасында сугыша, яралана.

Госпитальдән соң янә алгы сызыкка баса – бу юлы Брянск янындагы бәрелешләрдә катнаша. Шуларның берсендә каты яралана. Ул вакытта аларның бүлекчәсеннән ике генә кеше исән кала. Аңын җуйган якташыбызны коралдашы кыр медсанчастенә кадәр өстерәп бара. Озак дәваланганнан соң, Н.Коньшинны комиссиялиләр, беренче төркем инвалидлык бирәләр. Еллар үтү белән күзләре дә күрмәсләнә. 


Тыныч тормышта Николай Якимович пристаньдә кассир, бакенчы, ашлык складында хисапчы, хат ташучы булып эшли.

 
– Корреспонденцияне көн саен Бәзәкәдән алып кайта идем, – дип искә ала ул. – Ул чорда халык күпләп газета-журналлар алдырды, Советлар Союзының төрле почмакларына хатлар язды. Сумка туп-тулы була иде. 


Коньшиннар дүрт бала үстерәләр. Бүгенге көндә Николай Якимович улы Геннадий һәм килене Людмила тәрбиясендә яши. Анда әтисенең истәлекләре, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләре кебек үк, кадерләп саклана. 


Фото Туган якны өйрәнү музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев