Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Бөек Ватан сугышында катнашучы Клавдия Лыкова 97 нче туган көнен билгеләде

Ул 1924 елда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башланганда Баулы районында яши.

– 17 яшендә минем әбием йөргән егетен фронтка озата, ә 1943 елның 22 июнендә 15 яшьлек кыз үзе дә сугышка китә, – диде оныгы Полина Лыкова.

Кызы Тамара сүзләренчә, әнисе өчен беренче саклау объекты Казанның дары заводы була. Тугыз айдан соң зенитчыларны Көнбатыш Украинага юллыйлар. Икенче Белоруссия фронты составында аларның зенит-артиллерия полкы бер елдан артык Припять елгасы аша стратегик билгеләнештәге күперне саклый. Белоруссияне азат итеп Польшага кадәр баралар.

Туган көнендә сугышта катнашучыны район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева котладылар. Валерий Сергеевич юбилярга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Сезгә баш иябез, хөрмәтле ветеран, – диде район башлыгы. – Бәхет, күңел көрлеге, тирә-юньдәгеләрнең игелекле булуларын, якыннарыгызның сезгә карата җылы карашларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев