Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Династия йөзәр елларга тоташа

Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында Гудовских данлыклы династиясенең гомум стажы 400 елдан артык тәшкил итә.

+

Бу турыда безгә Тамара Николавена Белогубова (кыз чакта Гудовских) белгертте.

Династия башлыгы – Тамараның әтисе Николай Иванович Гудовских һәм әнисе Екатерина Григорьевна заводның зарарлы цехларында егерме елдан артык эшләгәннәр. Аларның 1923 елда туган олы уллары Александр Николаевич малай чактан фронтка китә, танкчы була. Сугыштан соң слесарь-механик сыйфатында химзаводның контакт цехына килә, соңрак лаеклы ялга чыкканчы хлорлы барий цехында эшли, династиянең хезмәт копилкасына 30 ел өсти.

Александр Николаевич заводта өч дистә елга якын эшләгән хатыны Фаина Васильевна белән уллары Юрий, Владимир, Николайны үстерәләр. Өлкән уллары Юрийның хезмәт биографиясе химзаводта башлана. Тормыш иптәше, шулай ук заводлы, гипосульфит цехында 18 ел хезмәт куйган Людмила Владимировна белән горурланырлык өч бала тәрбиялиләр.

Өлкәне, Олег Юрьевич, АДПИ физика һәм информатика факультетын тәмамлап 1997 елдан ВЭС бүлегендә инженер булып эшли; бүгенге көндә – тәэмин итү буенча генераль директор урынбасары.

Кечесе Владимир, КДТУдан соң бераз вакыт заводта хезмәт куя. Аның хатыны Евгения Александровна әче күкертле барий җитештерү буенча цехта эшләп читтән торып инженер-химик белеме ала, бүгенге көндә ул – әче күкертле барий җитештерү цехының начальник урынбасары.

Әлеге язманың авторы Тамара Николаевна 1942дән 1954 елга кадәр тоз кислотасы цехында пыяла өрүче булып хезмәт куя, гомум стажы 30 ел. Аның тормыш иптәше Александр Егорович Белогубов ун ел завод портында, соңрак реактив тозлар цехында эшләгән.

Хәзер Гудовских-Белогубовлар эшен транспорт бүлеген җитәкләүче улы Сергей, килене Людмила Алексеевна, оныгы Александр дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев