Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Е. Ветрова:Барлык каршылыклар да җиңелә

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне алдыннан Джулия Искәндәрова актив һәм максатка омтылучан яшь әни Екатерина Ветрова белән әңгәмә корды. Ул үзенең эше, хоббие, гаиләсе турында сөйләде һәм ул турыда гына түгел.

Кыскача яшьлеге турында
Мин Менделевскида гади урта статистик гаиләдә тудым. Балачактан актив һәм тиктормас идем. Безнең шәһәр балаларга нәрсә бирә ала, шулар белән мавыктым: гимнастика, җиңел атлетика, «Шаян» коллективында биюләр белән. Мәктәпне тәмамлагач Кама дәүләт автомеханика техникумына хисапчы факультетына укырга кердем. Бу минем хыялым иде дип әйтә алмыйм, ләкин һөнәрне аңлы рәвештә сайладым. Һәм үз девизым буенча: «Барлык каршылыкларны да җиңәрлек», техникумны бишлегә генә тәмамладым. Ә соңрак – социаль һәм гуманитар белемнәр Институтын.

Әни булу турында
– Техникумны тәмамлагач мин кияүгә чыктым. Шул ук елда безнең кызыбыз Арина туды. Һәм тормышым бу мизгелдә «күктән җиргә төште». Беренче вакытта биюдән аерыласы, укуны һәм шәхси яктан үсешне калдырасы килмәде. Боларга алмашка кызым мине чыдам һәм сабыр булырга өйрәтте. Кояшның беренче нурлары белән йокыдан торырга, берьюлы йөзләгән эш башкарырга, бу дөньяны бала күзлегеннән карарга. Кызыма дүрт яшь тулганда, безнең икенчесе дөньяга килде. Һәм яңа образ минем өчен нормаль күренешкә әверелде.

Предприятиедә эшләү турында
– Мин «Менделеевсказот» ҖЧҖ һәм «Аммоний» АҖ предприятиеләрендә хисапчы булып эшлим. Минем өчен ул иң яхшы коллектив, һәрвакыт ярдәм итүче һәм бер сүздән аңлаучы бердәм команда. Биредә бихисап югары квалификацияле белгечләр эшли. Предприятиедә булдырылган уңай шартлар һөнәри үсешкә генә түгел, иҗади, интеллектуаль һәм физик яктан үсәргә дә этәргеч бирә. Биредә мин, иҗат коллективында катнашып, кабат бию белән шөгыльләнә башладым. Коллектив белән без шәһәр һәм районда булган төрле чараларда һәм республика күләмендә оештырылганннарында да катнашабыз. Анда, төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр ияләре булуга карамастан, җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр булдырылды.

Әни тормышыннан бер көн
– Безнең көннәр һәрвакыт актив уза: иртә тору, иртәнге аш, мәктәпкә җыену, балалар бакчасы, эшкә бару. Эштән соң йорт, түгәрәкләр, көнкүреш, дәресләр һәм репетиция. Аннан соң мәктәп буенча калган биремнәр, әкият уку. Һәр иртәдә боларның барысы да кабатлана.

Яраткан гаилә турында
– Гаилә – йорт, бердәм организм. Безнең уңайлы йортыбызда ирем Виктор гаиләбезнең терәге. Ул минем ышанычым һәм без аңа таянабыз. Нәкъ менә аның җилкәсенә зур җаваплылык өстәлә, шуңа күрә мин балалар белән күбрәк булам. Безнең иң яраткан шөгылебез – йокы алдыннан әкият уку. Көндезен табигать кочагында булу, елга буена бару, велосипедта йөрү һәм атынгычларда атыну, ә кышын таудан шуу.

«Универсаль солдат » кебек
Замана әнисе, минем карашка, бу инде «универсаль солдат». Ул мегаактив, тормыш сөючән, үз-үзенә ышанучан һәм белемле булырга тиеш. Киберәни көнкүреш, эш, хоббины бергә алып бара. Хатын-кыз һәрвакыт яхшы күренергә тиеш, ләкин шул ук вакытта сизгер, ягымлы, ярдәмчел, нәфис булырга, өй учагын җылы итеп сакларга бурычлы. Шуның өчен гүзәл затларыбызга әни булу бәхетен кичерүләрен һәм яшәгән һәр көннән ямь табып яшәүләрен телим.

Фото Е.Ветрова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев