Җирле фермерны Мәскәүдә узган XXXI крестьян (фермерлык) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда билгеләделәр.
КФХда 90 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 53е — сыерлар. Агымдагы ел башында аграрий гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасы ярдәмендә яңа терлекчелек бинасын сафка бастыра.
Икътисади күзлектән чыгып караганда яхшы адым — җитештергән сөтне мөстәкыйль эшкәртү. Бу фикер белән фермер Мәхмүдов килешә.
— Мин бу эшне башлаганда, абыем, эшкәртү булмаса, үсеш булмаячак, диде. Аның киңәшен тотып сыр җитештерергә булдым. Күләме зур түгел әлегә. Көненә 12 ләп брынза ясыйбыз, ул бик тиз таралып бетә, — дип билгеләде авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүче.
Бу эштә аңа хатыны ярдәм итә. Мәхмүдов брынзасын Германиядә, Үзбәкстанда, Әзербайҗанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Киров өлкәсендә татап караганнар, үзләренең даими клиентлары бар.
Мәскәүгә баруы турында фермер болай дип белдерде: «Аграрийларның планнарында сыерларның баш санын арттырырга, яңа ферманы терлек белән тутырырга, сөт эшкәртү белән актив шөгыльләнергә».
Нет комментариев