Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Фаҗига исеме – Беслан

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында "Өмет яры" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр өчен "Фаҗига исеме - Беслан" төркем шөгыле үткәрделәр. Бесланда террорчылык нәтиҗәсендә фаҗигале үлгәннәргә багышланган чараның максаты - балаларның террорчылык һәм...

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында "Өмет яры" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр өчен "Фаҗига исеме - Беслан" төркем шөгыле үткәрделәр.

Бесланда террорчылык нәтиҗәсендә фаҗигале үлгәннәргә багышланган чараның максаты - балаларның террорчылык һәм экстремизм турында белемнәрен киңәйтү, террорчылык корбаны булган кеше кайгысын уртаклаша белү, бер-береңә толерантлы булу. Шөгыльдә катнашучылар террорчылар белән бәйле куркыныч вакыйгаларны искә төшерделәр, Беслан турында видеоролик карадылар, әңгәмәдә актив катнаштылар.

Ахырда белгечләр приютта тәрбияләнүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, фаҗигане кисәтү һәм корбан булмас өчен сак һәм уяулыкка өндәделәр. Һәр катнашучыга мәгълүмати буклет өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев