Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Гаилә бәхете нәрсәдә?

Роза һәм Михаил Смирновлар 25 ноябрьдә алтын туйларын билгелиләр.

Михаил Николаевич һәм Роза Сәгыйтовна, 50 ел элек кебек, ЗАГС бүлегенең тантаналар залына Мендельсон маршы яңгыравында керәчәкләр. «Алтын өйләнешүчеләргә» хисләренең сүнмәвен телик.

Смирновларның уллары Вячеслав һәм Эдуард «Аммоний» заводында технологик һәм электр җиһазларын ремонтлау мастерлары булып эшлиләр. Кызлары Эльвира – «Крепыш» балалар бакчасында укытучы-логопед. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә ныклы гаилә корганнар.

− Кадерле кешеләребезнең бер-берсенә игътибарлы булуларына, ярты сүздән аңлашуларына кечкенәдән үк соклана идек. Алар шатлыкта да, кайгыда да бергә. Һәрвакыт ярдәм итәләр, зирәк киңәшләрен бирәләр. Без әтиебезнең «өендә бәхетле кеше генә бәхетле», дигән принципына таянабыз, − диләр балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев