Гөлназ Кашапова: «Нәрсә генә булса да – яхшыга!»
Безнең рубриканың чираттагы герое – сокландыргыч, максатка омтылучан хәрби хатыны Гөлназ Кашапова. Ул үзе, иҗаты турында сөйләде, ана булу бәхете серләре белән уртаклашты.
Үзем турында
– Менделеевскида тудым, Әлмәт нефть институтында укыдым, офицерга кияүгә чыктым һәм Читага күчтем. Безнең чираттагы яшәү урыны Смоленск булды. Һәркем беләдер, хәрбиләр тормышы – даими күчеп йөрүләр, ләкин моның үз өстенлекләре бар: безнең илебезнең колач җитмәслек географиясен өйрәнү мөмкинлеге. Мин актив тормыш позицияле кеше һәм һәрвакыт түбәндәге девизга таянам: «Нәрсә генә булса да – яхшыга!»
Ана булу бәхете
– Улыбыз Ринальга яшь ярым. Әни статусында үземне яхшы хис итәм. Бала тәрбияләү минем өчен – зур ләззәт алу. Кайгырту һәм гаилә мәшәкатьләре бар, билгеле, сабый тугач алар тагын да арта. Нарасыем тугач, тормышым яхшы якка гына үзгәрде. Кайберәүләр бала белән үзеңне үстерү мөмкин түгел, диләр, ләкин, минем карашка, әни статусында барысына да өлгерергә мөмкин. Мин, мисал өчен, чаралардада җырлыйм, яраткан эшем белән шөгыльләнәм, ә Ринальгә тугыз ай булганда әниләр өчен матурлык бәйгесендә финалга чыктым һәм өченче призлы урынны яуладым. Иң мөһиме, гаиләнең яклавын тою һәм онытмас өчен планлаштырылганнарны язып бару.
Тормышта иң мөһиме – гаилә
– Гаилә минем өчен – үзара сөйләшү, ял итү өчен яраткан тормыш иптәшем һәм балам, ата-аналар, якыннарым һәм туганнарым. Читтә яшәп мин гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк аңлыйм һәм туганнарым белән булган һәр минутның кадерен беләм. Улым белән яраткан шөгылебез – үсемлекләр, хайваннар, яшелчә, җиләк-җимеш сурәтләнгән карточкалар белән уйнау. Мондый шөгыльләр фотографик хәтерне яхшырта
Яраткан эшем
– Иҗатка килгәндә, ике яшьтән җырлыйм, 15 яшьтән вокал белән һөнәри шөгыльләнәм. Әлеге мизгелдә татар телендә ун авторлык җырым бар, аларны төрле чараларда башкарам.
Киберәни булу модада
– Заманча киберәни актив, кызыклы әңгәмәдәшче булырга, һәрвакыт үсешкә омтылырга, планлаштырылган бурычларын үтәргә, шул ук вакытта үз гаиләсенә дә вакыт табарга тиеш. 21 нче гасырда хатын-кыз гади әни статусы белән генә чикләнми. Ул чибәр, тәрбияләнгән, белмеле булырга омтыла һәм яраткан эшендә зур уңышлар яуларга тели.
Минем илһам – музыка
– Күңелсез булганда яисә илһам эзләгәндә мин музыка тыңлыйм. Җырлар уңай энергия булдырырга, яңа көч тупларга һәм тормыш юлларында катлаулы хәлләргә юлыкканда дөрес юл табарга ярдәм итә. Шуның өчен һәркемнең илһам алырлык яраткан эше булуын телим.
Фото Г.Кашапова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев