Аларның юлы Менделеевскида кисешә. Тумышы белән Әлки районыннан булган Гөлүсә туганнарына кунакка килгәч Юраны очрата.
Числовлар — бәхетле әти һәм әни. Өч балаларын тәрбиялиләр. Гөлүсә Дамировна 11 ел коррекция мәктәбендә эшли, Юрий Владимирович ерак рейсларга йөри. Үз йортлары белән яшәгән гаиләнең мәшәкатьләре җитәрлек. Хуҗабикә кул эшләренә оста, тәмле ашлар пешерә. Хуҗа төзелеш белән мәшгуль.
«Көмеш» юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева котлады.
Фото Числовлар архивыннан
Нет комментариев