Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Илле ел кулга-кул тотынып

22 февральдә Менделеевскида яшәүче Балобановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләде

Мәдинә туташ белән Володя әфәнде кичке бию вакытында танышалар. Бер айдан мәдәният йортында кабат очрашкач дуслык җепләре бәйләнеп, ике елдан, яңа гаилә тууына башлангыч бирелә. Менә 50 ел инде алар бер-берсенә булган хисләрен суытмыйча, кулга-кул тотынып гомер юлын кичәләр.

Мәдинә ханым өчен бүгенге көн – икеләтә бәйрәм, аңа 70 яшь тулды. Ул тормышының 26 елын Карпов исемендәге химия заводына багышлый, проектлар бүлегендә оператор булып эшли. Икесе дә эш сөючән шәхесләр, тормышта да ачык һәм кунакчыллар. Владимир Балобанов сәламәтлеге чикләнүгә карамастан бик оста итеп аккардеонда уйный. 

Владимир Балобанов.– Илебездә генә тынычлык булсын.
Юбиляр гаиләне Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов, “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, ЗАГС бүлеге хезмәткәре Зөлфия Романова тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Золотые юбиляры