Рәхилә Мирзаянова . 1943 елда 15 кыз повестка ала, алар арасында Клава да була. Ул башта хәтта шатлана, чөнки авылдан беркая да читкә чыкмаган була. Саубуллашу җырын тыңлаганда гына күзләре яшьләнә: исән-имин кайта алырлармы икән!?
Зенитчылар өчен стройда йөрү һәм хәрби белем алуга бирелгән кыска гына вакыт тиз уза. Алар сакларга тиешле беренче объект Казанның дары заводы була. Бераздан зенитчыларны Көнбатыш Украинага озаталар. Икенче Белоруссия фронты составында Клава хезмәт иткән зенит-артиллерия полкы елдан артык Припять елгасы аша стратегик билгеләнештәге күперне саклый. Бу җиңел булмаган бурычны – диверсияләрне булдырмауны – алар намус белән үтиләр. Белоруссияне фашистлардан азат итеп, Польшага кадәр барып җитәләр. Әлеге фронтта сөеклесе Ваня Лыков та зенитчы буларак хезмәт итә, полк составында Берлинга кадәр бара. Алар үзара хат алышалар. Клавдия туган ягына 1945 елның 5 августында кайта, Иван –1946 елның маенда. Аларның очрашуы тыйнак туй белән тәмамлана.
Нет комментариев