Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Ижёвкада яшәүче Фәүзия апа Сафарова 95 яшен билгеләде

Креатив фотозона, чәчәкләр, исемле ике торт, үзбәк пылавы, бәлеш – болар барысы да Фәүзия Әхмәт кызы өчен әзерләнгән.

Ул үзе гади генә татар киемендә, кунакларны елмаеп каршы алды – район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиеваны, социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козыреваны, ветераннар Советы рәисе Лариса Кривилёваны һәм Ижёвка җирлеге башлыгы Нина Сергеевнаны.

Фәүзия Әхмәтовна үзен бәхетле кеше дип саный.
«Кызларым мине кайгырта, оныкларым акыллы, оныкчыгым да бар. Өйдә җылы һәм уңайлы, пенсияне вакытында бирәләр», – диде ул.

Ветеранның балачагы гади узмаган. Ул сугыш елларында ничек итеп окоп казуларын, урман кисүләрен искә ала. Гомум стажы кырык елга тулган Фәүзия ханым, тыныч тормышта фармацевт булып эшләгән.

Озак яшәвенең сере активлык, ислам кануннары буенча яшәү, артыгын ашамау, игелекле гамәлләр кылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев