Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Хезмәттәшебез Рәмзия Хисамованы меңнән артык менделеевлы белә

Рәмзия Хисамова “Менделеевские новости”-“Менделеевск яңалыклары” газетасында 25 елдан артык эшли.

Ул меңнән артык шәһәрлегә таныш. Шул ук вакытта вазифасы буенча гел кеше күзендә булучы журналист та, видеоператор яки фотограф та түгел.

Әлегә серне ачмыйбыз
Рәмзия Шамилевнаның мондый популярлыгы сер булып калып торсын. Чирек гасыр элек ул редакция бусагасын газетаны калыпка салучы буларак атлап керә. Ул елларда компьютерларның чыккан гына мәле, калыпка салуны нульдән өйрәнергә туры килә. Полосаны да кечкенә принтерда урталай бүлеп ике кисәк итеп чыгарасы һәм аннан кәгазь җилеме белән берләштереп ябыштырып укыйсы.

Озакламый редакциядә полиграфия цехы ачыла һәм хезмәттәшебезнең җентеклелеге, пөхтәлеге һәм төгәллеге буклетлар, альбомнар, башка продукция ясаганда кулланыла. Үзгәреш җилләре исеп җитәкчелек алышынгач, цех эшләүдән туктый һәм Р.Хисамова яңа юнәлеш үзләштерә – корректор һөнәрен. Бу эштә дә сынатмый, грамоталылыгы, даими үз өстендә эшләве урынлы була.

Балаларның да, өлкәннәрнең дә дусты
Берничә ел элек редакциядә газеталарга альтернатив язылу гамәлгә кертелде. Менделеевлылар почта бәясеннән арзанракка районканы бездә рәсмиләштерәләр һәм һәр җомгада яңа чыккан санын үзләре редакциядән килеп алалар. Альтернатив тарату Рәмзия Шамилевнага йөкләнде. Ачык, игътибарлы булуы, кешене тыңлый белүе белән балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә тартып тора ул.

Газета алырга килүчеләргә утырып ял итү өчен урындыгы әзер тора, шул арада эшен дә җитез башкарырга, әбүнәчеләрнең хәлләрен дә сорашырга өлгерә. Әби-бабайлар аңа серләрен сөйлиләр, мәктәп балалары уңышлары белән уртаклашалар, иң нәниләр хәтта махсус шигырьләр ятлап китәләр.
Подписчиклар аңа үз һәм якын итеп “Безнең Рәмзиябез” диләр, ул ялда чакта сагыналар.

Р.Хисамованың тыйнак, әмма бик кирәкле хезмәте күптән түгел югары бәяләнде – аңа традицион Хезмәт даны кичәсендә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев