Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Химиклар рульдә

Яр Чаллыда VI “Наше время-Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең беренче сайлап алу туры узды.

Зона ярышларында 210нан артык кеше катнашты – Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 40 оешма һәм предприятие вәкилләре катнашты. Безнең шәһәрнең ике химик предприятиесе – “Аммоний” һәм “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” АҖ гомумкоманда зачетында беренче һәм өченче урыннарны яуладылар.


Катнашучыларга бүләкләрне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Илдар Мингалиев, Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм жюри рәисе, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Резеда Гәлимова тапшырдылар. Җиңүчеләр фестивальнең суперфиналына жюридан махсус чакыру алдылар, ул Казанда 13-14 ноябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев