Менделеевлы Маргарита Савельева 95 яшен билгеләде
Ул Бөек Ватан сугышы чорын яхшы хәтерли.
— Сугышның башыннан ахырына кадәр оекбаш һәм бияләйләр бәйләдек, тәмәке янчыклары тектек һәм аларның барысын да фронтка озаттык. Җыр җырлап, биеп күңелне күтәрдек, гел яхшылыкка өметләнеп яшәдек, — дип сөйли Маргарита Васильевна.
Сугыштан соң ул колхозда эшли, Казан-Түбән Новгород юлын төзүдә катнаша.
Горький инженер-төзелеш институтын тәмамлап, Маргарита Васильевна белгечлеге буенча хезмәт куя, соңрак Төркмәнстан төзелеш министрлыгының планлаштыру бүлеге начальнигы була. Тормыш иптәше Л. Я. Карпов исемендәге химзаводка эшкә кергәч, Савельевлар гаиләсе Менделеевскига күчә.
Маргарита Васильевнаны 95 яшьлек юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников, «Химик» ТИС рәисе Әлфия Талыйпова котладылар, ветеранга тән саулыгы, күңел көрлеге һәм оптимизм теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев