Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Мария Сергеичева 90 яшен билгеләде

Мария Петровна бар тормышын үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бирә.

– Мин тумышым белән Мамадыш районыннан, – ди юбиляр. – Кызганыч, безнең авыл күптәннән инде картада юк.

Узган йөзьеллыкның утызынчы еллары башында аларның гаиләсе хәлле дип саналган: бабасы зур булмаган лавка тота, анда хуҗалык кирәк-яраклары сатыла. Үз көчләре белән йорт төзегәндә тиздән мунчада яшәячәкбез дип күз алдына да китермиләр.

– Репрессияләү дулкыны башлангач бабай Уралга китте, бераз вакыттан соң әтигә дә анда күчәргә туры килде. Безне мунчага кудылар. Авыл халкы ярдәме белән – кем икмәк алып килә, кем сөт, кышны исән-имин чыктык. Язын абый безне Березникига күчерде. Ләкин «халык дошманнарын эзләүчеләр» безне анда да таптылар. Тагын юлга, монысында Татарстанга.

М.Сергеичева Чистай педучилищесын тәмамлый, 1949 елда юллама буенча Менделеевскига килә, 35 елдан артык мәктәпкәчә учреждениедә эшли.

– 25 ел тәрбияче булдым, 12 ел балалар бакчасын җитәкләдем, – ди ул.

Ветеранны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева котлады. Мария Петровна шулай ук улы Александрдан, 93 яшьлек абыйсы Николайдан, дусты Евдокия Шарычевадан изге теләкләр кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев