Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Михаил Чаговский 95 яшен билгеләде

Бу кеше сугышның икенче ягын күрде – 16 яшендә концлагерьга эләкте. Михаил Константинович һәр көне соңгысы булырга мөмкин булган ул дәһшәтле елларны искә алырга яратмый.

Авырлыкларга да карамастан егет туган якларын күрәчәгенә ышаныч белән яши. Тыныч тормышта үзен төзүче һөнәренә багышлый. Менделеевскидагы йортларның күбесе М.Чаговсийның тырыш куллары белән сафка бастырылган.

Ветеран янында котлау миссиясе белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина булдылар.

– Безне онытмаган өчен сезгә зур рәхмәт, – ди Михаил Константинович, – бүләкләр алуы шатлыклы күренеш, әмма безнең турыда искә алулары икеләтә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев