Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы региональ яшьләр проекты номинациясе җиңүчесе

Компетентлы жюри егетнең тавышын лаеклы бәяләде.

Традицияләр, туган телне, милли мәдәниятне саклау максатыннан Яр Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете-2022» региональ яшьләр проекты финалы узды. 
Бәйгедә татар телен белүче 16 дан 25 яшькә кадәрге егетләр катнашты. 
Менделеевски районын 1 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Дәниф Муллахмәтов тәкъдим итте. Компетентлы жюри баянда уйнап җырлаган егетнең тавышын лаеклы бәяләде. Ул «Иң яхшы җырчы» номинациясендә җиңүче булды. Җиңү шатлыгын аның остазы – Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Алсу Садыйкова уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев