Зыряновлар гаиләсе Кырымда икенче ел ял итте. Юлия ире һәм балалары белән анда җиде көнгә барды. Гаиләгә автомобильдә сәяхәт итү, шәһәрләрне күрү һәм юлны күзәтеп бару ошый.
− Үзебезнең Хёндай солярис машинасында баруы кулай. Якынча 36 сәгать бардык. Юл буендагы кафеларга, төннәрен отельгә тукталдык. Туклану, күңел ачу, экскурсияләр – барысы да кесәнең калынлыгына бәйле, − диләр Зыряновлар.
Юлияне Кырымның табигате гаҗәпләндерә.
− Биредә матур урыннар күп. Шарлавыклар үзенчәлекле, иксез-чиксез киңлекне күзәтергә мөмкинлек биргән таулар. Генуэзск крепостенә, Тайган арысланнары паркына бардык, искиткеч, – дип фикерен белдерә Юлия Зырянова. – Барган көнне һәм кайтасы көнне шулкадәр эссе булды, һава температурасы 40 градустан да артты. Диңгез тыныч иде. Туйганчы су коендык. Отпусктан канәгать калдык, − дип йомгаклый сүзен әңгәмәдәш.
Нет комментариев