Менделеевскида яшәүче Михаил Чаговскийның балконына ремонт ясадылар
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскида яшәүче Михаил Чаговскийның балконына ремонт ясадылар

Бу игелекле эш район башлыгы Валерий Чершинцев йөкләмәсе буенча Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан башкарылды.

– Бер генә ветеран да, шулай ук аларның проблемалары игътибарсыз калырга тиеш түгел, – дип билгеләде Валерий Сергеевич. – Михаил Константинович үсмер вакытта концлагерьдагы вәхшилекләрнеү үз күзләре белән күрә, тыныч тормышта төзүче булып эшли.

Ветеран төзекләндерү эшләреннән канәгать.

– Якты һәм уңайлы, – ди ул. – Әлегә коронавирус сәбәпле урамга чыгып йөреп булмый, саф һаваны балконда сулаячакмын.


Нет комментариев