Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Монаш авылында яшәүче Нина Портнова 90 яшен билгеләде

Нина Михайловнаның төп байлыгы — күпсанлы гаиләсе.

«Сезгә Портновка дип исемләнгән үз авылыгызны булдырырга була, — диде котлау миссиясе белән килүче район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. — Иркен өй генә түгел, ишегалдында да барысы өчен дә урын азрак».

Чынлап та, яраткан әни, әбекәй һәм якын кешеләренә рәхмәт сүзләрен әйтергә әлеге нәселнең җитмештән артык кешесе җыелган. Алар арасында шигырьләр, биюләр һәм җырлар белән тәбрикләүче сәләтлеләре дә күп. Нина Михайловна гомере буена «Менделеевский» совхозында эшләгән, сыер савучы, яшелчә үстерүче булган.

Ветеран җәмгыятькә лаеклы сигез бала үстергән, аның 21 оныгы, 20 оныкчыгы, дүрт оныкчыгының оныкчыгы бар.

Котлауларга ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилёва һәм Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев