Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Менделеевск

«Поселок» ТИҮ активисты Светлана Һадиуллина 3 августта 70 яшьлек юбилеен билгели

С. Һадиуллина бай әби, дүрт оныгы бар.

Светлана Викторовна поселокта яшәүче игелекле, хөрмәтле, хезмәт сөючән кеше. Язмабыз герое Л.Я. Карпов исемендәге химия заводында 39 ел эшли. Башта техник китапханәдә китапханәче була, аннан соң әзер продукция складына кладовщик итеп күчерәләр. Шулай ук товар белгече, икътисадчы, сату бүлегендә әйдәп баручы икътисадчы булып хезмәт куя. 2010 елда лаеклы ялга чыга.

Светлана Викторовна ире Булат Галиевич белән 38 ел бәхетле гомер кичерә. Кызганыч, ул инде янәшәсендә юк, әмма аларның олы һәм чын мәхәббәтеннән өч искиткеч бала-Эльмира, Руслан һәм Марат кала. Алар һәрвакыт әниләренә ярдәм итәләр.

С.Һадиуллина бай әби, дүрт оныгы бар – Эвелина, Адель, Тимур һәм Эмиль, алар аны яраталар һәм еш килеп йөриләр.

«Поселок» ТИҮ активисты үзе һәм гаиләсе өчен күп еллар бәйләм белән мавыга. Хәзер башкалар белән бергә безнең МХО ир-егетләре өчен оекбашлар, балаклавлар бәйли, маскировка челтәрләре үрә.

- Барыбызны да сугышчыларга ярдәм итү һәм җиңүне якынайту теләге берләштерә, - диде әңгәмәдәш. - Буш вакытымда хуҗалык эшләре һәм яшелчә бакчасы белән шөгыльләнәм. Чәчәкләр, бигрәк тә роза, петуния, гортензия һәм гладиолуслар үстерергә яратам. Инде зур тормыш тәҗрибәсе тупланды дип әйтергә була, күңелем һаман да яшь.

С.Һадиуллина туганнары һәм якыннары янәшәсендә туган көнен билгеләячәк. Котлауларга «Поселок» ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова да кушыла.

- Кадерле Светлана Викторовна, сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Иң изге теләкләр- озын гомер, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телим. Өйдә һәрвакыт бәхет һәм мәхәббәт хөкем сөрсен. Якыннарыңның һәм туганнарыңның кайгыртуы көч һәм дәрт өстәсен, - диде Екатерина Максимовна. Светлана Викторовна билгеләвенчә, 70 яшь – сан гына түгел, ә зирәклек, гаять зур тормыш тәҗрибәсе билгесе.

фото С. Һадиуллина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев