Районда яшәүче Габдрахман Хәйбрахманов 90 яшен билгеләде
Габдрахман ага бар тормышын туган хуҗалыгына биргән – Камайда һәр техниканың нечкәлекләрен белүче яхшы механизатор булган.
Һәм хәзер ул тракторлар турында сәгатьләр буена сөйли ала, чәчү технологиясен, тырмалау, өстәмә тукландыруга бәйле эшләрнең энәсеннән җебенә кадәр белә.
Г. Хәйбрахмановның Казахстанда эшләгән вакытлары да булган. Анда ул алдынгылар сафында була – тәҗриҗбәле аграрийны аларның җибәрәсе килми.
– Нәкъ менә шундый хөрмәтле кешеләре белән без чын мәгънәсендә горурланабыз һәм башыбызны түбән иеп сезгә “рәхмәт” диябез, – дип билгеләде котлавында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева.
Ветеранны котлау сүзләренә ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, Камай җирлеге башлыгы инзилә Әһлиева кушылдылар.
Аксакал ислам кануннары буенча яши, авыл имам-хатибы вазифасын үти, балалары, оныклары һәм оныкчыкларына терәк булып тора, фәһемле киңәшләре белән күпләрнең ихтирамын казана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев