Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Рәзинә Щербакова (Кираметдинова): «Завод белән горурланам!”

Рәзинә Щербакова Карпов исемендәге химия заводының хлорлы барий цехында 30 ел фидакарь хезмәт куйган.

+

10 нчы сыйныфны тәмамлаган кыз әти-әнисе үрнәгендә предприятиедә баштарак химик анализ лаборанты, соңрак аппаратчы була. “Хезмәт казанышлары өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре, “СССРның химия сәнәгате отличнигы” билгесе – болар ветеранга бирелгән хөкүмәтебез бүләкләре.

– Тормыш иптәшем Владимир Михайлович илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашты. Ул әлеге цехта егерме ел эшләде. Хлорлы барий цехында әти-әниемнең дә хезмәт юллары узган. Предприятиедә әтием Зиннур дистә ел, әнием Мәдинә өч дистә ел лаеклы хезмәт куйганнар. Әнинең намуслы хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән югары бәяләнде. Әтинең энесе Нурмөхәммәт абый да 30 ел гомерен цехның нәтиҗәле эшчәнлегенә бирде, – дип сөйли Рәзинә Зиннуровна.

Моннан тыш Рәзинә ханымның сеңлесе Фәридәнең дә хезмәт биографиясе хлорлы барий цехы белән бәйле. Ул озак еллар заводта эшләгән. Дистәләгән еллар узса да буыннар чылбыры өзелмәгән. Щербаковларның уллары Роман һәм Руслан сульфит тозлары һәм хлорлы кальций цехларында эшләп завод үсешенә зур өлеш керткәннәр, киленнәре Светлана предприятиедә уңышлы эшли, өч оныклары да заводка эзне суытмас, дигән ышаныч бар.

Р. Щербакова Кираметдиновлар династиясеннән. Бу династия вәкилләре заводта 600 елдан артык хезмәт куйганнар. Кайчандыр Россиядә генә түгел, хәтта чит илләргә дә данлыклы булган заводта эшләве белән горурлана хезмәт ветераны.

– Безнең цех заводны әйдәп баручы булды. Аны кадрлар алачыгы дип атадылар. Коллектив дус һәм тату иде. Әле хәзер дә заводны һәм коллегаларымны тирән хөрмәт белән искә алам, чөнки анда хезмәт сөючән, сабыр холыклы кешеләр эшли. Юбилеең белән, туган заводыбыз!”, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев