Сигез яшьлек Никита сәхнәне яулый
Синең кешеләрең, Менделеевск

Сигез яшьлек Никита сәхнәне яулый

Никита Юнысовка нибары сигез яшь. Аны район, республика конкурсларында һәм концертларында алып баручы, конферансье, җырчы, театрал буларак күрергә мөмкин.

Һөнәри артист билгеләренең берсе – елмаю. Малайның елмаюлы күзләре һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Мәктәптә яхшы укый. «Ля-Ля-Фа» студиясендә вокал белән шөгыльләнә. Ахунов исемендәге халык театрына теләп йөри. Күптән түгел «Җәлил укулары» Халыкара бәйгесеннән җиңүче булып кайтты.

Малайның режимы тыгыз. Укудан һәм сәхнәдән тыш вакытын спортка бирә.

Никита – зирәк һәм акыллы. Ул олимпиадаларда катнаша, призлы урыннар яулый, – дип фикерләре белән уртаклаша әнисе.

Юнысовлар теләк булганда, барысына да өлгерергә мөмкин, дигән фикердә. Иң мөһиме – шәхси вакытны дөрес итеп планлаштыру.


Нет комментариев