Сугыш чын йөзен күрсәтте
Клавдия Лыкова: «Без ачлык һәм ялангачлыкны, сугышчан иптәшләребезне югалту ачысын кичердек. Шуның өчен, дөньяда иң кыйммәтле нәрсәне — тынычлыкны саклагыз».
Клавдия Лыкова зенит-артиллерия полкы составында бер елдан артык Припять елгасы аша стратегик билгеләнештәге күперне саклый.
Бу катлаулы хәрби бурычны — диверсияләрне булдырмауны, намус белән үтиләр.
— Сугыш йөзе хатын-кызлар өчен түгел, — дип билгели Клавдия Ивановна, — ләкин ул безгә чын йөзен күрсәтте, әмма бирешмәдек!
Якташыбыз Белоруссияне фашистлардан азат итеп Польшага кадәр барып җитә. Ил алдындагы сугышчан казанышлары өчен зенитчы Клава «Белоруссияне азат иткән өчен» медале, Ватан сугышы ордены, юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев