Сыерчык оясы ясау остасы
Синең кешеләрең, Менделеевск

Сыерчык оясы ясау остасы

Монайдан 70 яшьлек Габтенур Әхмәтшин кул астындагы материаллардан кош оясы ясый. Ул йорты янында үз остаханәсен булдырган. Кошларга оя ясаганда ул еш кына натураль агач куллана.

— Наратка өстенлек бирәм. Ылыслы агачлар озакрак хезмәт итә, − ди Габтенур абый. − Бераз тырышлык һәм вакыт − һәм безнең канатлы дусларыбыз өчен җылы оя әзер булачак.

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләнә. Әлеге датага оста участок урманчылары һәм укучылар белән белән берлектә парклар территорияләрендә, посадкаларда уннан артык оя урнаштырачак.

− Сыерчыклар — урман санитарлары. Кошларга ярдәм итеп, без табигатьне һәм андагы байлыкларны саклыйбыз, − дип йомгаклады сүзен Габтенур Мөбарәкович.


Нет комментариев