Синең кешеләрең, Менделеевск

“Татарстан командасында бул”

Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында белем алучылар "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән "Татарстан командасында бул" район спартакиадасында катнаштылар. Студентлар "Прайм-лига-2016" җиңүчесе Монай җирлеге командасы белән мини-футбол уйнадылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 6:4 исәбе белән техникум командасы беренче урынны һәм "Бердәм Россия" кубогын яулады. 1-24 ЭЛ төркемендә укучы...

Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында белем алучылар "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән "Татарстан командасында бул" район спартакиадасында катнаштылар.

Студентлар "Прайм-лига-2016" җиңүчесе Монай җирлеге командасы белән мини-футбол уйнадылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 6:4 исәбе белән техникум командасы беренче урынны һәм "Бердәм Россия" кубогын яулады. 1-24 ЭЛ төркемендә укучы Сергей Чернов иң яхшы капкачы дип танылды.


Нет комментариев