Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Якташыбыз сериал төшерүдә булды

Менделеевскида яшәүче Яр Чаллының шәхси ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Вадим Красильников Фёдор Бондарчукның «КАМАЗ-Мастер» турындагы сериалын төшерүдә катнашты.

«КАМАЗ-мастер» командасы турында күп серияле спорт драмасын төшерү агымдагы елда башланды. Бүгенге көндә кинематографистлар «Мастер» өстендә эшнең икенче этабын узу өчен кабат шәһәргә кайттылар. Ул НТВда быел чыгачак дип планлаштырыла.

Яр Чаллының шәхси ашыгыч ярдәм бригадасы сериалны төшерүне озатып йөрде. Массовка актерлары арасында менделеевлы Вадим Красильниковны да күрергә мөмкин. Аның реанимация автомобилендә кизү тору вакыты кинога төшерелде.

− Медицинада җиденче ел эшлим. Беренче мәртәбә массовка актёры булырга туры килде. Яр буенда төшерделәр. Үземне сериал төшерүдә сынап карау кызыклы булды, − дип фикерләрен белдерә егет.

Төшерү мәйданында актёрлар Аристарх Венес һәм Никита Павленко бар иде. Уңыш аларга «Кадетство» һәм «Мир! Дружба! Жвачка», «Закон каменных джунглей» сериалларында төшкәннән соң елмайды.

− Алар белән фотога төштем. Бик позитив егетләр, − ди Вадим.

Фото В.Красильников архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев