Гаилә коруларының юбилейларын билгеләүчеләр котлауларны район җитәкчелегеннән, «Карповчы» һәм «Поселок» ТИСлары вәкилләреннән, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Клавдия Смирновадан, Л.Карпов исемендәге химзавод ветераннары Людмила һәм Сергей Алексеевлардан кабул иттеләр.
– Гаилә – йорт учагының кайнарлыгы үрнәге. Бу учаклар беркайчан да сүнмәсен, үз янына туганнарныгызны һәм якыннарыгызны җыйсын, – дип мөрәҗәгать итте Клавдия Ивановна.
Шул ук көнне чын бәхетләре – игезәкләре туган Новиковлар һәм Садыйковларны да хөрмәтләделәр.
– Йортларыгызда мәхәббәт, иминлек һәм шатлык хөкем сөрсен, тынычлык, муллык һәм гармония юлдаш булсын, бәрәкәтегез дә ике иапкыр артыграк булсын, – дигән теләкләр җиткерде ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева.
Нет комментариев