Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

FM дулкыннарда «Тәртип» радиосы эшли

Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Редакция һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тыңлаучылар күңеленә хуш килерлек радионы булдыру өчен бөтен тырышлыгын куячак», — диде Шамил Садыйков.

«Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, барыбер бер хәерле нәтиҗәсен чыгарып, халыкка яңадан бүләк итеп, „Тәртип“ не кайтарганы өчен», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Солтан Исхаков

«Тәртип» беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга, 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга.

«Сыендырып, сакланып калу мөмкинлеге биргән өчен „Болгар“ радиосына һәм „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка зур рәхмәт», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

«Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Хәзер радиога коллектив туплау бара. Радионың баш мөхәррире әйтүенчә, үзенең кыйбласын саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев