Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Гөлгенә Шафигуллина: «Беренче этаж зур, бөтенесенә дә урын җитәрлек»

Чаллы мәктәбе укучыларының аяк киемнәрен урамда алыштыруы күренеше социаль челтәрдә шау-шу күтәрде.

Социаль челтәрләрдә таралаган видео күпләрне аптырашта калдырды, сораулар тудырды. Видео төшерүче — әни кеше дә балаларның салкында киенгәндә өшүләре өчен борчыла. Шәһәр прокуратурасы да эшнең нидә икәнен ачыкларга керешкән икән инде. Мәктәпкә ата-аналарны да чакыртканнар. Аларга бөтен уңайлыкларны күрсәткәннәр, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы». Редакция хезмәткәрләре аңлатма сорап мәктәп администрациясенә дә мөрәҗәгать иткән.


«Балалар аяк киемнәрен мәктәп эченә кереп кияргә тиешләр. Ата-аналарны без кертмибез. Кемнәр балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтмәгән, шул ата-аналар үзләре үк балаларының аяк киемнәрен урамда алыштыртып кертеп җибәрәләр. Нигә кертмисез? Монда салкын бит! дип, үземнең дә ничә тапкыр әйткәнем булды. «Мы не хотим» диләр. Хәтта курткаларын да иң өстенә салып кына чыгып китәләр. Салкында сөйләшә-сәйләшә, көлешә-көлешә киенәләр. Җаваплары — «мы так хотим!» Беренче этаж беләсезме нинди зур! Бөтенесенә дә урын җитәрлек. Күпме эскәмия тора. Бөтен уңайлыклар бар», — ди мәктәп директоры урынбасары Гөлгенә Шафигуллина.

Фото-превью: «Шәһри Чаллы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев