Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыз 54 яшендә әни булган

Ир белән хатын кызлары тууны 30 елга якын көтәләр.

Яр Чаллыда яшәүче ханым 54 яшендә беренче сабыен таба дип хәбәр итә «Челнинские известия» сайты  РКБның пресс-хезмәтен сылтама белән.


Ир белән хатын 25 яшьләрендә өйләнешеләр һәм бар тырышлыкларына кармастан әти-әни булу бәхетенә ирешә алмыйлар. Медицина ягыннан сырхау тапмасалар да, аларга ЭКОда ярдәм итми. Гаилә шулай язмышына күнеп яшәвен дәвам итә. Йорт салып кереп, көнкүрешне җайга салгач гаилә башлыгы элекеге ЭКОдан калган, катырылган яралгыларны исенә төшерә һәм хатынына язмышны тагын бер сынарга тәкъдим итә. Бу юлы барысы да уңышлы уза. Ләкин йөклелек чоры җиңел узмый, тугыз атнадан башлап табиблар нарасыйның тормышы һәм хатынның әни булуы өчен көрәшәләр. Шулай итеп 32 атнада дөньяга нәни кыз туа. Берничә көн реаниматология бүлегендә күзәткәннән соң нарасыйны әнисенә тапшыралар. 


Моңарчы Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгенең Пернаталь үзәгендә 53 яшьлек хатын-кызның баласын кабул иткәннәр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев