Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галявиев гаебен тулысынча таныды

Гаепләүне Татарстан прокуроры укыды.

Татарстанның Югары судында Казанның 175нче гимназиясендә атыш турындагы эш буенча гаепләү карарын игълан итә башладылар. Гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләгән дәүләт гаепләүчеләре төркеме хуплый.

Гаепләнүче эскәмиясендә — 21 яшьлек Казан егете Илназ Галәвиев. Аңа ике һәм аннан күбрәк кешене үтерүдә, гомумкуркыныч ысул белән кылынган һөҗүм итүдә, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар җитештерү һәм саклау, шулай ук чит милекне аңлы рәвештә юк итүдә һәм зарарлауда гаепләү белдерелде. Ул тугыз кешене үтерүдә үз гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар»

Узган суд утырышында Галәвиевка кулга алыну вакытын ярты елга озайттылар. Шулай ук гаепләнүче адвокатын алыштырды. Аның мәнфәгатьләр берьюлы ике адвокат — Алексей Васильев һәм Владимир Богдан яклаячагы билгеле булды. Ләкин процесс башланганда Галявиев алардан баш тартка һәм дәүләт билгеләгән яклаучыны калдырырга теләвен белдерә. Моннан тыш, гаепләнүче суд залыннан барлык журналистларны чыгаруны таләп итте. Әмма бу таләбе кире кагылды.

 

Фото-превью: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев