Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы рөхсәтсез куелган

Биш ел элек 27нче июльлдә татар һәм башкорт халкы яраткан җырчысын югалткан иде.

Казанның Дубравная урамындагы 57нче йортта Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә куелган мемориаль такта рөхсәтсез урнаштырылган дип хәбәр итә «Татар-информ татар». 


Биш ел элек 27нче июльлдә татар һәм башкорт халкы яраткан җырчысын югалткан иде. Шул уңайдан җырчы 2005-2017 елларда яшәгән йортка бу елны күршеләре теләге белән истәлек тактасы куелды.

 
Ләкин Мәдәният министрлыгы әлеге мемориаль тактаның куелуына Казан шәһәре хакимиятенең ризалыгы алынуы турында әйтә алмады. Шул ук вакытта Казан шәһәре администрациясендә Мемориаль такталар буенча комиссия булмавы да билгеле. 


«ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы махсус комиссия аша бу мемориаль такта узмады. Мемориаль такталар кую ТР Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 апрелендәге 163 номерлы карары белән көйләнә. Әлеге карар нигезендә ТР Мәдәният министрлыгы карамагында Мемориаль такталар буенча комиссия эшли», - дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. 


Гадәттә мондый такталар куелу оешма яки бер төркем гражданнарның инициатива белән чыгуыннан башлана. Алар шәхеснең казанышлары турында язарга, тиешле документларны җыярга һәм тактаның эскизын ясатып, текстын формалаштырып комиссия карамагына тапшырырга тиешләр. «Комиссия тактаның эстетикасын һәм текстын карый, килешмәсә, төзәтергә җибәрә. Бу процесс бер-ике елга сузылырга мөмкин», дип аңлаталар матбугат үзәгендә. 

Хәния Фәрхи истәлегенә беркетелгән мемориаль тактага түбәндәге сүзләр язылган (тексттагы стиль һәм орфографик хаталар сакланды): 
«В этом доме с 2005 по 2017 гг жила ПРИМАДОННА Татарской и Башкирской эстрады» 

Хәния Фәрхи 

Бу йортта, 2005 елдан алып 2017 елга кадәр, Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде. 
 

Фото-превью Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев