Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Рөстәм Миңнеханов – Илкүләм проектлар советы президиумы составында керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде.

Бу турыда РФ Президенты Владимир Путинның указында әйтелә. Аның нигезендә совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертелгән. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин – совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X