2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 200 километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк.
Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
Казан агломерациясе:
- 21 км автоюллар ремонтланачак, шул исәптән:
- 14 км төбәк әһәмиятендәге юллар.
- 6 км җирле әһәмияттәге юллар.
- 12 участокка капиталь ремонт үткәреләчәк.
Чаллы агломерациясе:
- 11 км автоюллар төзекләндереләчәк.
- Яшьлек проспектына капиталь ремонт (Тынычлык проспектыннан Чулпан проспектына кадәр).
- «Чаллы — Сарман» юлының 3,7–8,1 км арасы ремонтланачак.
Түбән Кама агломерациясе:
- 3 км автоюлларга ремонт ясалачак.
- Студентлар һәм Лесная урамнарында участоклар яңартылачак.
Региональ юллар:
150 км автоюллар һәм ясалма корылмалар ремонтланачак.
Финанслаштыру:
- 2025 елга 14 млрд сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән 7 млрд сум федераль бюджеттан.
- Аварияләрне киметү.
- Юлларның сакланышын тәэмин итү.
- Илкүләм проектның күрсәткечләренә ирешү.
Нет комментариев