Татарстанда «Катык» Этнография фестивале узачак
Республикада

Татарстанда «Катык» Этнография фестивале узачак

Фестивальне уздыру 2022 елның август башына планлаштырыла. 

Республикада беренче тапкыр уздырылачак әлеге фестиваль, татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максаты белән оештырыла дип хәбәр итә Актаныш-рт сайты.

«Якын күршеләребезне – Чувашия һәм Марий Эл Республикасы вәкилләрен дә чакырасыбыз килә. Алар да фестивальдә милли ризыкларын, сувенир эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Фестивальнең төп вакыйгасы – зур казанга салынган катыкны тәкъдим итү һәм аны борынгы рецепт буенча әзерләү турында сөйләү. Бу сөт ризыгын фестивальгә килгән һәр кеше татып карый алачак», – ди ачык һава астындагы "Татар авылы" музее директоры Миңнедамир Камалетдинов.


Фестивальдә фольклор ансамбльләрнең чыгыш ясауы көтелә. Шулай ук кунаклар милли киемнәрне киеп карый һәм халык һөнәрчелеге буенча мастер-классларда катнаша алачак.
Миңнедамир Камалетдинов әйтүенчә, ширдан катыгын Александр Пушкин да авыз иткән дигән мәгълүмат бар.
Фестивальне уздыру 2022 елның август башына планлаштырыла.

 Фото «Менделеевск яңалыклары» архивыннан.


Нет комментариев