Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Хәрби операциядәгеләрнең хатыннарына югары белем алуга ташлама булырга мөмкин

Хәзер алар балаларына һәм көнкүреш мәсьәләләренә күбрәк вакыт бирергә, еш кына үз планнарын, шул исәптән уку белән бәйле планнарын үзгәртергә яки кичектерергә мәҗбүрләр

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев 35 яшькә кадәрге һәм махсус хәрби операциядә катнашучы белән рәсми никахта булган Россия гражданнарына бакалавриат һәм белгечлек буенча белем бирерүне бушлай итергә дигән тәкъдим белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальковка мөрәҗәгать иткән. Бу турыда RT телеканалына сылтама белән «Татар-информ. татар» хәбәр итә.

И. Сухарев әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның ир яки хатынына, балаларыннан аермалы буларак, югары уку йортларының бюджет бүлегендә белем алу мөмкинлеге каралмаган. Шул ук вакытта хәзер алар балаларына һәм көнкүреш мәсьәләләренә күбрәк вакыт бирергә, еш кына үз планнарын, шул исәптән уку белән бәйле планнарын үзгәртергә яки кичектерергә мәҗбүрләр.

«Бу уңайдан сездән 35 яшькә кадәрге, махсус хәрби операциядә катнашкан затлар белән рәсми никахта торучы затлар өчен бюджет хисабына бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча укытуга квоталар булдыру өлешендә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүнең максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне карауны сорыйм», — дип йомгаклады ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев