Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Афиша

Менделеевлылар, барыгыз да чаңгы юлына

14 февральдә чаңгы базасы территориясендә Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары оештырыла.

Сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әверелгән бу традицион чарага төрле яшьтәге йөзләгән шәһәрле җыелыр дип көтелә. Оештыручылар кызыклы һәм динамик программа вәгъдә итә.

10:00 – иң көчле спортчылар йөгереше;
11:00 – бәйрәмне тантаналы ачу;
11:15 – теләгән һәркем өчен массакүләм старт.

Төп сюрприз: барлык катнашучылар арасында призлар уйнатылачак.
– Гаиләгез, дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез белән килегез. Көнне саф һавада, сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрегез, үзегезгә күтәренке кәеф һәм дәрт алыгыз, – дип белдерде оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев