Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм машиналарын алты Татарстан хастаханәсе алды

Алар арасында Казан һәм Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станцияләре, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч һәм Менделеевски районнарының үзәк район больницалары бар.

Яңа автомобильләрдән ачкычларны баш табибларга ТР Премьер-министры урынбасары Лейла Фазлеева тапшырды, дип яза «Татар-информ» МА.

Л.Фазлеева хәбәр итүенчә, автомобильләр больницаларга автопаркларның тузуы һәм транспортка ихтыяҗ булуны күздә тотып бирелде.

Барлык машиналар да илебездә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Алар врачлар бригадасы белән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, транспортировкалау, авыруларның хәлен мониторинглау һәм хастаханәгә алып барганчыга кадәр интенсив терапия үткәрү өчен тәгаенланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев